Рассказ мина унтугыз яшь иде

Сказки

Пионервожатая Әлфия Бәдретдинова: «Кызыл галстук рухландырды, бәйләп йоклый идем»

«Мин чыннан да картайдыммы?»

Әлфия апа Арча районы Югары Оры авылында кызы Кадрия һәм кияве белән яши. Кадрия апа тормыш иптәше белән ике бала үстергән.

Кадрия апа башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли икән. Безне ул елмаеп каршы алды.

Бүлмәдә медальләр таккан костюмнан, ялтыравыклы ак яулыктан, нурлар чәчеп, Әлфия апа утыра. Без килгәнгә бик шат иде ул. Яңгырлы моңсу көнне дә Әлфия апа яшәгән йортта җылылык һәм рәхәтлек хөкем сөрә иде.

«Исәнмесез, Әлфия апа!» — дип сәламләдем аны. «Исәнме, сеңлем, кил әле, кил», — дип ул мине янынрак дәште дә, терсәген алга сузды, миңа да шулай итәргә ишарә ясады. «Хәзер шулай исәнләшәләр икән, телевизордан карадым», — дип көлеп җибәрде ул. Терсәкне терсәккә китереп, «яңача», «коронавирус» алып килгән сәламләү рәвеше белән исәнләштек.

Кәнәфидә папкалар, альбомнар җыелып тора. «Сез килүгә альбомнарымны чыгардым әле. Бик азы гына монда, озак вакыт Кенәрдә яшәдем, альбомнарның күбесе анда калды», — дип сөйли башлады Әлфия апа.

Костюмына беркетелгән медальләрен сыйпап алды. «Балалар кебек, шул медальләргә карап, яшьлегемне искә алам. „Мин чыннан да картайдыммы?“ — дип уйлап куям. Миңа әле унтугыз яшь кенә бит. Ябыкканмын инде, йөзекләр бармаклардан төшеп китә, шуңа җепләр чорнадым. Бу йөзек әнинең бармагында гомер иткән, чын көмеш. Әтинең беренче мәхәббәт билгесе булган», — дип чәнти бармагындагы йөзеген күрсәтте Әлфия апа. Йөзекләргә кызгылт сары төстәге җеп чорналган иде.

Гаиләдә җиде кыз, ике малай булганбыз. Бер телем ипине бүлеп ашый идек. Барыбыз да бик тырыш, тәртипле булдык, өйдә шау-шу булмады. Кеше килсә, кергәндә: «Йортта кеше бармы?» — дип керер иде. «Кечкенә Бануның тарихы» дигән китапны елый-елый укыганым хәтеремдә, апам чүпрәктән курчак ясап бирә иде. Шушы яшькә җитеп тә ул балалык ничек онытылмыйдыр, барысы да күз алдында. Олы апам сугышта катнашты, 97 яшендә күптән түгел генә үлде. Бер энем генә калды, ул Казанда яши.

«1947 елдан вожатый хезмәтен башка эшкә алыштырмадым»

Йортта бер генә кызыл галстук иде. Кем әти-әни сүзен тыңлый, кушкан эшне эшли, шул көне буе галстукны тага. Сүз тыңлагач, эшләгәч, ул галстукны миңа да тагалар иде. Галстук сорап елаган чакларда әни кызыл тасма бәйләп куя иде.

Укырга бик яраттым, бик тырыштым. Ачлыкның бик авыр чорын үткәрдем. Ачтан шешенгәнмен.

Укыдык, таралыштык. Мин бик актив булдым: җырладым, биедем. Казанда олимпиадада украин биюен биеп, беренче урын алган идем. Мәктәптә дә оештыручы булдым: макулатура җыйдым, экскурсия, походлар оештырдым. Кырда, иген уңышын күтәрү өчен, чиләк белән көл сибеп йөрдем. Җырлар-биюләр белән авылларга йөри идек.

Балаларны, хәрәкәтне яраттым. Шуңа вожатый булып киттем. Ирле кеше вожатый була алмады, ирләре көнләште, кайнаналар яратмады. 1947 елда Казанда вожатыйлар курсы ачылды, анда укыдым. 1947 елдан вожатый хезмәтен башка хезмәткә алыштырмадым.

Төрле хәлләр булды. Бер тапкыр экскурсиягә бардык, кич язгы ташу көчәйгән иде. «Син кыю, тирәнлеген кара әле», — дип мине яр кырыена бастырдылар. Агып киттем. Аңымны да югалтканмын, ясалма сулыш ясаганнар. Күп хәтәрләрдән «Лә иләһә илләллаһ» коткарды мине.

Шулай Татарстанда бер вожатый булып калдым. Хезмәтемне күргәннәрдер. Мактана дип уйлама, сеңлем, «Артек»ка, «Орленок»ка үземә генә дүртәр мең баланы биреп җибәрәләр иде. Вожатый буларак үстергән балаларның исәбе-хисабы булмады.

«Мәктәп көчеге булдың инде, киләчәгеңне уйла»

Балаларны гадел булырга өйрәттем. Олылардан сорамыйча бер әйбергә дә кагылмаска куштым. Безне дә шулай тәрбияләделәр.

Пионер булу өчен, беренчедән, бик тәртипле булу кирәк иде. Икенчесе — дәрес калдырмыйча, тырышып уку. Өченчесе — колхозга, өлкәннәргә булышу, тимурчылык эше. «Кеше эшен эшләргә үстермәдем», — дип, күп кенә әти- әни балаларын тимурчылыкка бирми иде.

Пионерга алмаган балалар бик кимсенә, елыйлар иде. Бер уйлаганда, ул вакытта тәртипсез бала юк иде, аларның уку ягы йомшаграк булды. Галстук тагу тантанасында кызыл галстуксыз калган балаларга дружина алдында бәйли идем. Дружинада бер генә дә галстуксыз бала булмады. Ишек төбенә ике дежурный куя идем, галстук булмаса, өенә кайтып алып килә иде. Мин бик таләпчән булдым, тәртип шуннан башлана.

Кызыл галстук мине рухландырды, йоклаганда да бәйләп ята идем. Берничә тапкыр буылып, хәвефтән калганмын.

Кызыл галстук мине рухландырды, йоклаганда да бәйләп ята идем. Берничә тапкыр буылып, хәвефтән калганмын.

Тимурчылык командасында дружина буенча штаб командиры идем. Металлолом җыю буенча республикада беренче урын алдык. Бер баланың әтисе, яңа мотоциклны сүтеп, детальләрен диварга элеп куйган булган. Бу малай бер капчык белән шуларны җыеп килгән иде. «Апа, тимер китермәсәм, кара белән язып куясыз бит», — дигән иде. Ул вакытта кара һәм кызыл белән язу иде бит, тәртипле, уңганнарны кызыл белән яза идек. Әниләренә хәбәр иттем, мең-мең рәхмәт әйткәннәр иде миңа. Сорамыйча кешенең әйберенә тияргә ярамау ул малайның да күңеленә сеңеп калгандыр.

Читайте также:  Рассказ три охотника чему учит рассказ

Балаларны яратуым бик көчле булды, эшемне яраттым. «Ни өчен?» — дисәгез, укытучы расписание белән дәресләрен укыта да, кайтып китә. Ә мин көн-төн мәктәптә булдым, тынгысыз идем. Әни: «Мәктәп көчеге булдың инде, киләчәгеңне уйла, „тра-та-та“ килеп гомер буе балалар белән йөрерсеңме икән?» — дип әйтер иде.

Ашамый-эчми идем, җан-фәрманга тырышып эшләр идем. Әнине ашатырга тиз генә кайтып китә идем. «Һай, балам, бу гөнаһларыңны кая куярсың? Утырып аша!» — дияр иде ул.

«Вожатыйлар хәзер дә булсын иде»

Иптәшем бик яратты мине. Озак вакыт очрашып йөрмәдек, урлап китте. Бер кызыбыз туды. Әмма кайнанам бик коры кеше булды. «Галстук тага, капчык аса да чыгып китә, ир көйләү юк», — ди иде. Төннәр йокламый йорт эшләрен дә эшләргә тырыша идем, көйләп тордым инде. Капкадан чыгуга атлап йөрү булмады, тиз-тиз өй эшләрен эшлим дә, мәктәпкә чаба идем. Мәктәп директоры да бик коры булды, һәр минутны исәпләп торды. «Бу Әлфия атлап йөри белмидер», — диләр иде хатыннар. Иптәшем белән озак яши алмадык, аерылыштык, — дип сөйләде Әлфия апа.

Шулчак почмактагы кәнәфи артыннан сары мәче килеп чыкты. «Пушок, уяндыңмы? Кунаклар белән кычкырып сөйләштемме? Кил, яныма утыр», — дип балаларча ярату белән мәчегә дәште Әлфия апа. Тегесе дә барысын аңлаган кебек «сөйләшә», җитез генә хуҗасының янына менеп ятты, иркәләнде. «Бик тәртипле, чын пионер, галстук та бәйләрмен әле», — дип көлде Әлфия апа, мәчегә карап.

Альбомнарда — күп еллар җыелган хатирәләр. Әлфия апа барысын да кадерләп саклап тора. «Газеталарны баш очыма куеп йоклыйм», — ди ул. Журналист Хәмзә Бәдретдинов аны «Пионерия эше профессоры» дип атаган булган икән.

Альбомнар арасында «Юбилярша» диелгән «медаль» килеп чыкты, Әлфия апа аны тагып фотога төшәргә теләде. «Бу әби бөтенләй шашкан дип әйтсеннәр инде», — дип көлде ул.

«Мәктәпне тәмамлаучыларга миннән шундый киңәш: «Кайда әзрәк имтихан бирәсе — шунда укырга керәм», — дип йөрмәгез. Җаныгыз-тәнегез белән гомер буе яратырлык һөнәрне сайлагыз. Бәхетегезне үзегез томаламагыз. Үзем дә бик күп имтихан биргән идем.

Ихлас күңелдән әйтәм, вожатыйлар хәзер дә булсын иде. Җаны-тәне белән балаларны яраткан, сәләтле, баланың йөрәгенә киңәшләре белән үтеп керә алырлык кешеләр кирәк. Хәзер дә пионерия булсын иде. Балаларны киләчәк тормышка әзерләр өчен хәзерге заманга яраклаштырылган шундый программалар булсын иде. Яшьләрне бер дә гаепләргә, сүгәргә ярамый, аңлый белергә, тәрбия бирергә кирәк.

Бүген дөньяларның тыныч булмавы бер дә ошамый, кызым. Күп гаиләләр таркала. Гаилә тыныч яшәсен өчен егет тә, кыз да бер катламнан булырга тиеш. Төрле катламнан булсалар, аңлашу авыр була».

Әлфия апаның кызыл галстугы әле дә сакланган. Анысын да бәйләп куйдык. Галстукны бәйләүгә, Әлфия ападагы көч һәм дәрт тагын да артты кебек. Ул пионерлар җырын җырлап җибәрде: «Взвейтесь кострами, синие ночи…»

«Мине күп сөйли дип гаепләмә, кызым. Күршеләр дә йөрешмиләр, коронавирус табылгач, бөтенләй хәлләр начарланды. Сөйләшәсем килә минем. Тешләрне дә кимәдем инде, алар „шакы-шокы“ килә, әйбәт сөйлим кебек болай да», — ди Әлфия апа елмаеп. Саубуллашканда да терсәкне терсәккә китереп саубуллаштык аның белән.

Источник

7 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен ФДББС нигезендә төзелгән эш программасы

специалист в области арт-терапии

Выбранный для просмотра документ Контроль эшләр, 7 сыйныф.docx

7 нче сыйныфта (татар төркеме) татар теленнән контроль эшкә аңлатма язуы

Максат: 6 нчы сыйныфта программа нигезендә өйрәнелгән исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык темалары буенча алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Сүз төркемнәрен грамматик үзенчәлекләренә карап билгели белү.

Иртәгесен кызарып кояш чыкты. Сабан туена нинди матур көн! Сабан туе ачылуын көтәбез. Сәгать тугыз. Шат йөзле балалар мәйданчыкны уратып алдылар. Алдан ук әзерләнгән урыннарда безнең әти-әниләр, әби-бабайлар утырган. Мәйдан уртасында – озын колга, ә аның очында – кызыл башлы борынгы сөлге. Мәйдан алдында – зур өстәл. Анда җиңүчеләргә бүләкләр куелган.

Менә мәйдан уртасында Бикнур абый пәйда булды. Кулында – сырлы таяк. Бу чүлмәк ватарга инде. Ул безне сабан туе ачылу белән котлады. Бүгенге көннең программасы белән таныштырды.

Тексттан санны язып алырга;

Тексттан сыйфатларны күчереп алырга, мәгънәсе ягыннан төрен билгеләргә *;

5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З. Н. Хәбибуллина, Г. Ш. Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 207б.

Контроль диктантны тикшерү һәм бәяләү.

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

Читайте также:  Помогите написать сказку 5 класс по литературе

Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфогра фик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.

Грамматик биремне бәяләү

Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела.

Кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә 2 хата җибәрелгән булса, «4»ле куела.

Билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, 4-5 хата җибәрелгән булса, «3»ле куела.

Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган булса, «2»ле куела.

Максат: Фигыль бүлегендә программа буенча өйрәнелгән фигыльнең башлангыч формасы, барлык-юклык формасы, юнәлешләре темалары буенча өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне тикшерү.

Фигыльләрне төрле юнәлешкә куя белү;

Фигыльләрнең нигезен билгели белү;

Фигыльләрне барлык-юклык формасын белү.

Кыш үтте. Карлар эреп, сулар ага башлады. Җир йөзе кояш нурына чумды. Җылы якка киткән кошлар әйләнеп кайта башлады. Менә беркөн мин иртән торуга:

— Сыерчык килгән! – дигән сүзне ишеттем. Шунда ук урынымнан торып, тәрәзәгә карадым. Чынлап та, сыерчык оясы өстендәге чыбыкка бер пар сыерчык кунган: алар канатларын кагып талпына-талпына сайрыйлар иде. Безне бик сагынып килгәннәр алар. Дәртләре, шатлыклары эчләренә сыймый: шулай күңелләнеп сайрыйлар.

Көннәр торган саен матурланды. Кырларда карлар бетеп, кара җир өсте яшәрә башлады.

Кара, әйлән фигыльләрен төрле юнәлешләргә куеп язарга;

Ишеттем, күңелләнеп, матурланды фигыльләренең нигезен билгеләргә;

Сыймый, чуммый, яшәрми фигыльләрен барлык формасында язарга һәм җөмлә төзергә *.

Хәбибуллина З.Н., Гыйләҗев И.Г. Изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 239 б.

Изложениене тикшерү һәм бәяләү.

Изложениегә ике төрле билге куела. Берсе — эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче — грамоталылыкка.

Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Грамматик биремне бәяләү

Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела.

Кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә 2 хата җибәрелгән булса, «4»ле куела.

Билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, 4-5 хата җибәрелгән булса, «3»ле куела.

Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган булса, «2»ле куела.

Максат: Затланышлы фигыльләр бүлегендә программа буенча өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Хикәя, теләк, боерык, шарт фигыльләне аера, аларның грамматик үзенчәлекләрен билгели белү;

Затланышлы фигыльләрне сөйләмдә куллана белү.

1)Һәр яңа ел гыйнвардан башлана. 2)Гыйнвар – кышның икенче ае. 3)Инде көчле салкыннар да, бураннар да шаккаттырмый. 4)Табигать, кар юрганына төренеп, тынычланып калган сыман.

5)Салкыннан аяк астында кар шыгырдый. 6)Аяз көндә күк зәңгәр, кичен анда якты йолдызлар яна. 7)Салкын.

8)Көннәр озынрак һәм яктырак була бара. 9)Кояш көннән-көн югарырак күтәрелә һәм күктә озаграк тора.

10)Урман эче тынып калган. 11)Төрле төсләргә кереп, кар ялтырый. (62 сүз).

(Ф.Җ.Ибраһимова “Табигать бизәкләре”)

3 нче җөмләдәге хикәя фигыльнең юнәлешен билгеләргә.

5-7 җөмләләрдәге фигыльләрне шарт фигыль формасына куярга;

Күтәрелә фигылен билгесез киләчәк заман хикәя фигыль формасына куярга һәм зат-сан белән төрләндерергә;

9-11 җөмләләрдән билгесез үткән заман хикәя фигыльне табып, фигыльгә морфологик-синтаксик анализ ясарга.

Теләк һәм боерык фигыльләрне кулланып табигатьне саклау турында 4-5 (8-9*) җөмләдән торган чакыру язарга.

Контроль эшне бәяләү:

1 нче бирем – 1 балл

2 нче бирем – 1 балл

3 нче бирем – 3 балл

4 нче бирем – 3 балл

5 нче бирем – 5 балл

Максат: Фигыль бүлегендә программа буенча өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Фигыльләрнең төркемчәләрен билгели белү;

Фигыльләрнең җөмләдә кулланылышын белү;

Фигыльләрне сөйләмдә куллана белү.

Урманнар, кырлар буйлап яз атлый. Гөрләвекләре, сыерчыклары һәм тургайлары белән апрель килә.

Яз җитү белән, җирдә тереклек җанлана. Тирә-якка игътибар белән карасаң, һәрнәрсәдә үзгәреш сизәсең. Кардан арчылган тау битләрендә чирәмнәр шытып чыга. Шуны гына көткән малайлар тау башына ашыга. Су буенда үскән талларда песиләр күренә. Елгада шаулап боз китә.

Кошлар туган якларын бик сагынганнар, әнә ничек өздереп сайрыйлар. Озак та үтмәс, кырларда беренче буразналар сызылыр, игенчеләр чәчүгә төшәрләр. Шул хисләрне тоеп, күңел сөенә. Рәхим ит, ямьле яз!

Читайте также:  Рассказ л н толстого филипок распечатать

Фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләргә;

Фигыльләрнең кайсы җөмлә кисәге икәнен билгеләргә, тексттагы фигыльләрне кулланып җөмләләр язарга *.

5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма/ Төз.-авт. З. Н. Хәбибуллина, Г. Ш. Нәбиуллина. – Казан: Мәгариф, 2001. – 207б.

Контроль диктантны тикшерү һәм бәяләү.

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела. (Бер — орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфогра фик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.

Грамматик биремне бәяләү

Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, «5»ле куела.

Кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә 2 хата җибәрелгән булса, «4»ле куела.

Билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, 4-5 хата җибәрелгән булса, «3»ле куела.

Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган булса, «2»ле куела.

7 нче сыйныфта (татар төркеме)

татар теленнән арадаш аттестация эшенә аңлатма язуы

Максат: Фигыль, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре темалары буенча өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне тикшерү

Фигыльнең грамматик үзенчәлекләрен белү;

Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен аера белү;

Фигыль, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен сөйләмдә дөрес куллану.

Эш кушуны, об ъектны

Чынбарлыкта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне

Кайтасы, киләсе, эшлисе

Көтсен, көтмәсен, килсеннәр

Үткән заман хикәя фигыль

Үткән заман сыйфат фигыль

Текстны укыгыз һәм В1- В6 биремнәрен үтәгез. Биремнәрнең җавабын сүз(сүзтезмә) яки цифр белән языгыз.

1)Бүген майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры карый. 2) Һәр җирдә тын гына, акрын гына бер шатлык сизелә. 3) Инешнең ике ягына тезелгән таллар, яшел яфракка күмелеп, акрын гына, сак кына тавышлыйлар. 4) Аннары киң яшел тугай китә. 5) Бу дулкынлы үлән диңгезенең уртасыннан аккан елга көмештәй ялтыраган төсе белән тирә-якның күркен арттырып җибәрә.

6) Әнә ерак таулар, урманнар, матур гына дулкынланып күренә торган уҗым басуы, безнең юкәдән ясалган тубаллар белән җиләк җыйган җирләребез – болар барысы да бизәнгән. 7) Көннең эсселегеннән әллә нәрсә елтырый: болар бераз әлсерәгәнрәк тоелалар. 8) Бу чәчәкләр, таллар өстендә нәфис һәм матур кошлар үзләренең моңнарын, шатлыклы көйләрен, сандугач үзенең мәхәббәтен сайрый. 9) Кая гына карама, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый.

С1. Текстка таянып, 4- 5 (8-9*) бәйләнешле җөмлә языгыз. Җөмләләрегездә фигыльнең төрле төркемчәләрен кулланыгыз.

Контроль эшне тикшерү һәм бәяләү:

Выбранный для просмотра документ аңлатма язуы, татар теле, әдәбият.docx

П ланлаштырылган нәтиҗәләр

Укучы өйрәнергә мөмкинлек алачак

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Сүз төркемнәре. Исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык. Сүз ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле.

Сүз төркемнәрен ( исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык) сөйләмдә дөрес куллану, ясалышы ягыннан төрләрен аера белү, мәгънәләре ягыннан төркемчәләрен белү

Ш әхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм, туган тел буларак, аны яхшы белү, ана телендә аралашу, шул телдә танып-белү эшчәнлеге оештыру

Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Фигыль

Фигыльнең башлангыч формасын таба, биш юнәлешен аера белү, боерык, теләк, хикәя, шарт фигыльләрне зат-сан белән төрләндерә белү; сыйфат фигыль һәм сыйфатның, исем фигыльнең һәм исемнең аермалы һәм охшаш якларын таба белү; хәл фигыльнең дүрт төрен аера белү; инфинитив һәм ярдәмче фигыльләрне дөрес куллана белү; өйрәнелгән мөстәкыйль сүз төркемнәрен сөйләмдә куллана белү, аларның грамматик билгеләрен аера белү.

Бәйләгеч сүз төркемнәре

бәйлек, бәйлекләрнең төркемчәләре, бәйлек сүзләр, тергәгеч, тезүче теркәгечләр, ияртүче теркәгечләр, теркәгеч сүзләр;

бәйлек, бәйлекләрнең төркемчәләрен, теркәгеч һәм теркәгечләрнең төркемчәлрен аера белү, аларны сөйләмдә дөрес куллану,

Итагатьле сүзләр кулланып әңгәмә кору, татар телендә аралашу ихтыяҗын арттыру, сүз байлыгын арттыру, туганнарга карата

игътибарлы булырга өйрәтү.

Модаль сүз төркемнәре

кисәкчәләр, кисәкчә төркемчәләре, кисәкчәләрнең дөрес язылышы;

ымлыклар, ымлыклар янында тыныш билгеләре;

Кисәкчәләрне һәм ымлыкларны, аларның төркемчәләрен белү, сөйләмдә дөрес куллану.

Яшьтәшләр һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлеккә керә белү күнекмәләрен тәрбияләү, әхлакый нормаларны хөрмәтләү хисе булдыру, вакытны файдалы үткәрүнең һәм укуда тырышлык күрсәтүнең әһәмиятен аңлау.

Уку-укыту предметының эчтәлеге

Фигыльнең башлангыч формасы, фигыльләрнең барлык-юклык формасы, фигыль юнәлешләре;

сыйфат фигыль, сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары, үткән, киләчәк, үткән заман сыйфат фигыль;

инфинитив ; ярдәмче фигыльләр, мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе, фигыль ясагыч кушымчалар;

аваз ияртемнәре, аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып торулары, аваз ияртемнәренең җөмләдә кулланылышы;

хәбәрлек сүзләр, хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ;

Бәйләгеч сүз төркемнәре

бәйлек, бәйлекләрнең төркемчәләре, бәйлек сүзләр, бәйлекләргә морфологик анализ;

тергәгеч, тезүче теркәгечләр, ияртүче теркәгечләр, теркәгеч сүзләр;

Модаль сүз төркемнәре

кисәкчәләр, кисәкчә төркемчәләре, кисәкчәләрнең дөрес язылышы;

Источник

Познавательное и интересное