Проектная работа «Моя семья»(на татарском языке)
специалист в области арт-терапии
Чүпрәле районы Яңа Ишле башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы
Каюмова Дилә Зөлфәт кызының
Шәҗәрә – гаилә көзгесе
Һәр халыкта, һәр заманда
Туган жир, туган туфрак, туган нигез. Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.
Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп калырга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне жиңеп чыгарга һәм, иң мөһиме, үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тиеш.
«Һәр кеше үзенең җиде бабасын белергә тиеш, —дигәннәр борынгылар. — Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, үз халкының үткәнен яхшы белә». Халкыбызда борын-борыннан җиде буын әби-бабаңа кадәр үз нәселеңнең буыннарын күңелдән белү һәм нәсел шәҗәрәләрен кәгазьгә теркәү гадәте булган. Шәҗәрәләр белү, язып бару — матур һәм борынгы гадәт. Алар аркылы кешеләр ата-бабаларының дәвамчысы булуларына төшенгәннәр.
Нәрсә соң ул шәҗәрә?
Гарәп теленнән кергән «шәҗәрә» сүзе агач дигән мәгънәне белдерә. Буыннарның өзлексез алмашынып торуын ботаклы агачка охшатып төзелгән шәҗәрәләр язу, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәте борынгы заманнарда ук төрле халыкларда билгеле булган.
Мин үземнең җиде буын бабам белән бик горурланам. Алар үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп тормышка аяк бастырганнар. Сугыш кырларына курыкмыйча атлаганнар, безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый бил бөккәннәр. Үзебезнең шәҗәрәбезне мин шулай күз алдына китерәм.
Миңа 6 яшь кенә әле. Мин җитез, күңелле, гел көлеп торам, акыллы. Кача-кача уйнарга, биергә, җырларга, салатлар ясарга, әкиятләр тыңларга, китаплар актарырга яратам. Мәктәпкә быел гына укырга керсәм дә тырышам, инде хәрефләрне таныйм һәм саный беләм. Мин гаиләмне яратам.
Минем әтием – Зөлфәт Җәүдәт улы.Әтием 1979 нчы елның август аенда туган. Мәктәпне тәмамлагач, ул Түбән Кама шәһәрендә урнашкан медучилищега укырга керә. Бу уку йортын уңышлы гына тәмамлый, ләкин язмыш аны башка профессия белән алып китә.Әтием минем – уңган шофёр, зур КамАЗ автомобилен йөртә. Ул акыллы, көчле, ярдәмчел, юмарт. Кирәк чакта һәрчак ярдәмгә килә, тынычландыра. Ул яныбызда чакта безгә бик рәхәт.Әтием бик матур, ягымлы. Аның белән бик күңелле. Ул миңа дәрес хәзерләргә булыша. Әтиемне хезмәттәшләре дә,авыл халкы да хөрмәт итәләр.
Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, «әни» дип эндәшәсең. Әни. Нинди олы сүз бу!Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана! Шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем әни» сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. «Әнием» дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк.
Әнием, Фәнилә Фәрит кызы, 1984 нче елның сентябрендә дөньяга. Мәктәпне тәмамлагач, пешекче һөнәрен үзләштерә.Хәзерге вакытта туган мәктәбемдә балаларны тәмле ризыклары белән сыйлый.
Әни безне (сеңелем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән «улым» диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!
Гаиләдә олы хөрмәткә лаеклы кешеләр — өченче буын
Җәүдәт бабабыз белән дәү әниләрем!Минем 2 дәү әнием. Алар бик яхшы кешеләр. Табигатьне яраталар. Без бергәләп балыкка йөрибез, Карлы елгасына коенырга барабыз. Яшелчеләр, чәчәкләр үстерәбез. Җәй көнне бакчабыз гөлбакчага әйләнә. Дәү әниләрем тәмле ризыклар пешерәләр, кышка төрле-төрле салатлар ясыйлар. Минем әтиемнең әнисе Каюмова Фардания Абзалетдин кызы(1959 нчы елда туган) укытучы,шәфкать туташы, бухгалтер булып эшләде. Хәзер ул лаеклы ялда.Дәү әнием ягымлы, ачык күңелле, балаларны ярата. Ә бабам, Каюмов Җәүдәт Шәрип улы(1951 нче елда туган), югары категорияле шофёр. Ул яшь чагында,хәтта,Сабантуйларында көрәшеп күп бүләкләр алган..Безне дә көчле булырга,үз-үзеңне якларга өйрәтә.
Ә әниемнең әнисе –Фахертдинова Рузалия Нәҗип кызы(1961 нче елда туган).Ул алтын куллы пешекче. Ә икенче бабам – Фахертдинов Фәрит Хантимер улы(1954 нче елда туган) инде күптән вафат. Шулай да ул безнең йөрәкләрдә яши.
Мин әти-әнием, бабаем, дәү әниләрем, туганнарым белән горурланам. Шундый тату, дус гаиләдә яшәвемә мин бик шат.
Һәр буын әби-бабаларыбыз бишәр-җидешәр бала табып үстерә. Нәтиҗәдә, киң тармаклы, күркәм ябалдашлы мәгърур нәсел шәҗәрәсе формалашкан һәм без, бүгенге буын бөреләре, ә без йөзәрләгән, әби-бабаларыбыз нәселләрен дәвам итүебездән канәгать булып яшәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барып, үз чиратыбызда, сәламәт буын калдырырга тиешбез.
Презентация по татарскому языку на тему «Моя семья. Минем гаилям» (2 класс)
специалист в области арт-терапии
Описание презентации по отдельным слайдам:
Мәкәлләр 1. Кош канаты белән, гәйлә –дуслыгы белән кочле. 2. Аталы-аналы – алтын канатлы. 3. әткәм – шикәр, әнкәм – бал. 4. Балалы кеше –бай кеше. 5. Балалы кеше – бәхетле кеше.
Бу гаиләдә ничә кеше?
Бу гаиләдә ничә кеше?
Бу гаиләдә ничә кеше? Бу гаилә зурмы?
Минем абыем бишенче сыйныфта укый. Ул компьютерда уйный. Минем абыем бар.
Минем апам мәктәптә укый. Ул китап укый, урамда уйный. Минем апам бар.
Ул китап укый Компьютерда уйный Музыка тыңлый. Минем апам институтта укый.
Әни пешерә. Бәлеш Чәкчәк Ипи өчпочмак Минем әни укытучы. Ул балалар укыта..
Ул мультфильм карый Минем энем кечкенә.
Дус Тату Матур Безнең гаиләбез нинди?
Номер материала: ДБ-1496756
Не нашли то что искали?
Вам будут интересны эти курсы:
Оставьте свой комментарий
Подарочные сертификаты
Ученые сделали мармеладки в форме белков, чтобы помочь слепым детям изучать химию
Время чтения: 2 минуты
Каждый третий школьник отстает в учебе
Время чтения: 3 минуты
Апелляция ЕГЭ 2021
Время чтения: 6 минут
Минпросвещения готово рассмотреть альтернативы ЕГЭ
Время чтения: 1 минута
Минпросвещения подготовило концепцию проекта цифрового профиля учащихся
Время чтения: 1 минута
Для школ с модульным графиком каникулы в новом учебном году сократят на неделю
Время чтения: 2 минуты
Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.
Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.
Семья на татарском языке
«Под старой яблоней»
Худ. Шамиль Шайдуллин
» Младшая сестра — Сеңел
» Старшая сестра — Апа
» Старший брат — Абый
» Теща (свекровь) — Каенана
» Тесть (свекор) — Каената
Статьи по теме
Новости / Архив | |
МИЛЛӘТ | |
| Муфтий РТ: В мечетях должна быть татароязычная среда |
◐ 07.06 ✔ А.К. | |
МИЛЛӘТ | |
| В ДУМ РТ утвердили дату ежегодного проведения Хәтер көне |
◐ 26.05 ✔ Т.И. | |
ОБЩЕСТВО | |
| В Касимове планируют установить памятник царице Сююмбике |
◐ 15.05 ✔ А.К. | |
ЛИТЕРАТУРА | |
| Творческий путь классика татарской литературы Зарифа Башири |
◐ 05.05 ✔ А.К. | |
КУЛЬТУРА | |
| В РТ появится памятник стихотворению Г.Тукая «Туган тел» |
◐ 27.04 ✔ А.К. | |
Популярное / Архив | |
ГАЛЕРЕЯ | |
| Баки Урманче: иллюстрации к произведениям |
◐ 02.06 ✔ А.К. | |
КУЛЬТУРА | |
| Деятели татарской культуры на почтовых конвертах СССР и России |
◐ 25.05 ✔ А.К. | |
МИЛЛӘТ | |
| Чайные традиции татарского народа, отраженные в живописи |
◐ 21.05 ✔ Х.М. | |
КУЛЬТУРА | |
| Дореволюционные рекламные объявления татарских купцов |
◐ 10.05 ✔ А.К. | |
ГАЛЕРЕЯ | |
| Казань на гравюрах XVII-XIX вв. |
◐ 03.05 ✔ А.К. | |
Избранное / Архив | |
ИСТОРИЯ | |
| Библиотека «Китапханаи Исламия» |
◐ 15.01 ✔ Т.И. | |
ОБЩЕСТВО | |
| Муса Джалиль: хочу воспеть подвиги своего народа |
◐ 25.03 ✔ Т.И. | |
ГАЛЕРЕЯ | |
| Татарский шамаиль конца XIX – начала XX века |
◐ 18.07 ✔ Т.И. | |
ИСТОРИЯ | |
| Правила изучения арабского языка придумал татарский ученый |
◐ 16.10 ✔ Д.К. | |
СПЕЦТЕМА | |
| По следам Габдуллы Тукая: Атомная мистика |
◐ 26.04 ✔ Т.И. |