Сказки на татарском языке детские

Сказки

Татарские сказки

Татарские народные сказки | Татар халык әкиятләре

Татарские сказки для детей по произведениям известных татарских писателей,классиков татарской литературы: Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Муса Джалиль, Шаукат Галиев позволят погрузиться в увлекательный сказочный мир!
Лучшие татарские народные сказки,произведения Республики Татарстан для детей, малышей,родителей о любви и дружбе, о родной земле, природе, животных.
Татарские народные сказки (татар халык әкиятләре) на татарском языке,на русском языке, читать и смотреть онлайн.

«Төлке белән торна» рус халык әкияте

Төлке белән торна | Лиса и Журавль русская народная сказка (на татарском и русском). Төлке белән торна дус булдылар, ди, ашка дәшештеләр, ди. Әүвәле төлке дәште ди. Тары буткасы пешерде, ди.Тары буткасын карбыз турый торган сай гына табакка состы, ди.… Далее

«Өч аю» рус халык әкияте

Өч аю | Три медведя русская народная сказка (на татарском и русском). Бер Кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан. Өйнең ишеге ачык… Далее

«Чуар тавык» рус халык әкияте

Чуар тавык | Курочка Ряба русская народная сказка (на татарском и русском) Бер Бабай белән Әби яшәгән, ди. Аларның Чуар тавыклары бар икән. Беркөнне Тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка. Бабай йомырканы ватып караган —… Далее

«Казлар-аккошлар» рус халык әкияте

Казлар-аккошлар | Гуси-лебеди русская народная сказка (на татарском и русском) Бер карт белән бер карчык торганнар, ди. Аларның бер кызы белән бер бәләкәй малайлары булган, ди. Бервакыт карт белән карчык базарга барырга җыенганнар. — Кызым, кызым! Без базарга барабыз, син… Далее

«Төлке белән Алёнушка» рус халык әкияте

Төлке белән Алёнушка| Алёнушка и лиса русская народная сказка (на татарском и русском). Борын-борын заманда бер карт белән бер карчык яшәгән. Аларның Алёнушка исемле оныклары булган. Күрше кызлар урманга җиләк җыярга барырга уйлаганнар һәм үзләре белән Алёнушканы да алырга кергәннәр.… Далее

«Балта остасы һәм чөй» рус халык әкияте

Балта остасы һәм чөй | Плотник и клин русская народная сказка(на татарском и русском) Борын-борын заманда бер хуҗаның балта остасы булган, ди. Ул Иван исемле булган. Бервакыт аның янына хуҗа килгән дә болай ди икән: — Иван, син бөтенләй начар… Далее

«Теремкәй» рус халык әкияте

Теремкәй | Теремок русская народная сказка.(на татарском и русском) Басуда терем-теремкәй урнашкан була. Бер тычкан-Чыелдык теремкәй янына чабып килгән дә: — Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? — дип сораган. Аңа җавап бирүче булмый. Тычкан теремкәй эченә керә дә шунда яши башлый.… Далее

«Йомры икмәк» рус халык әкияте

Йомры икмәк | Колобок русская народная сказка(на татарском и русском) Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Бервакыт бабай әбигә карап: — Карчык, икмәк пешерер идең? — дигән. — Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит. — Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып,… Далее

Читайте также:  Проект по математике 3 класс математические сказки цели и задачи

Когда–то очень давно, жила на свете девушка по имени Зухра. Была она пригожей, умной, слыла большой мастерицей. Все вокруг восхищались ее умением, расторопностью и уважительностью. Любили Зухру и за то, что она не возгордилась своей красотой и трудолюбием. Зухра жила… Далее

Бедняк и два бая

В давние времена одному бедняку пришлось выехать в дальнюю дорогу вместе с двумя жадными баями. Ехали они, ехали и доехали до постоялого двора. Заехали на постоялый двор, сварили на ужин кашу. Когда каша поспела, сели ужинать. Выложили кашу на блюдо,… Далее

Су анасы/водяная татарская сказка Г.Тукай (Бер авыл малае авызыннан).

«Ак чәчәкләр»(Белые цветы) татарский сериал снят по одноименному роману.

Төлке белән торна | Лиса и Журавль русская народная сказка (на татарско.

Коймак (татарские оладьи из пшеничной муки) традиционное татарское блюд.

Киямов Альфис Ахнафович(Әлфис Кыямов) (1960-2004) татарский певец,баянист.

Асаф Асгатович Валиев (Асаф Вәлиев) известный татарский певец (баритон).

Чуар тавык | Курочка Ряба русская народная сказка (на татарском и русск.

Беренче театр/Первый театр (1961) по пьесе Галиасгара Камала. Сюж.

Яруллин Фарид Загидуллович (1914-1943) известный татарский композитор,Л.

Источник

Татар әкиятләре (Резеда Вәлиева) – Татарские сказки

Читаем татарские сказки! Сегодня предлагаем почитать и послушать несколько сказок писательницы Резеды Валиевой. Текст сказок адаптирован для изучающих язык, мы записали аудио, подготовили перевод ключевых фраз и тест. Приятного прочтения!

Татар әкиятләре (Резедә Вәлиева)

No media source currently available

ТАМГАЛЫ КУЯН

Борын-борын заманда бер урман булган. Бу урман бик куе, бик караңгы булган. Бер көнне зур урманда бер куян туган. Озын колаклы, йомшак йонлы, тиз аяклы шәп куян булган. Аны әтисе дә, әнисе дә, әбисе дә бик яраткан. Тәмле ашатканнар, сыйпап йоклатканнар. Әниләре җир сөргәннәр, кишер үстергәннәр, куянга чык сулары эчергәннәр. Авырмасын дип, Куянны бер эшкә дә дәшмәгәннәр. Малай уйнап кына, саф һавалар сулап кына, эш тәмен белмичә генә үскән.

Бервакыт Куян үскән, дөньяга чыгар вакыт, белем алыр вакыт җиткән. Тик Куян мәктәпкә йөрергә теләмәгән, кишер кимереп кенә яткан. Әтисе, әнисе, әбисе аңа ялынганнар:

– Белем ал! Урманда кемнәр торганын, нинди җәнлекләр булганын, кем дус, кем дошман икәнен өйрән, – дигәннәр.

– Юк,юк. Мин мәктәпкә бармыйм, Мин бернинди белем алмыйм. Мин болай да барын да бик яхшы беләм: кишер кимерәм, оста йөгерәм, ак карда кача беләм, – дигән Куян.

Слова и выражения

Малайның әнисе белән әбисе бик елаганнар. Ә әтисе чыбык алган һәм Куянны кыйнаган. Куян мондыйга күнмәгән. Кызгануларын теләп, ятып елаган. Тик аны беркем дә жәлләмәгән.

Куян елый-елый урманга чапкан. Каршысына керпе очраган. «Ник елыйсың?» – дип сораган ул. Куян: «Энәле бу!» – дип,керпе янына якын килмәгән. Аннары болан очраган. Ул да куяннан «ник елыйсың?» дип сораган. «Боты озын!» – дигән куян һәм боланга җавап бирмәгән. Саескан да күргән куянны һәм: «Әниең кайда?» – дип сораган. «Тавышы ямьсез», – дигән Куян һәм аның белән дә сөйләшмәгән. Шулай беркем белән сөйләшмичә, уңны-сулны күрмичә, урман эченә кергән Куян.

Читайте также:  Рассказ про поход в лес с классом

Озак баргач, йомшак тәпиләре арыгач, яшел бер үзәнлектә ял итәргә туктаган. Анда куак төбендә ул бик матур бер җәнлек күргән. Өстендә алтын сыман тун киеп, койрыгын болгап, иренен ялап, төлке йөргән икән. Куян якынрак барган, күзен ала алмый карап торган. Шунда теге матур тавыш белән, сузып кына сүзен башлаган.

– Кил, үскәнем, кил яныма. Мин сине күптән сагынам, балаларым да көтәләр. Күз нурым, назлым, йомшагым, матурым, мин сине бүген алар янына кунакка алып барам. Карышма, ике-өч көн бездә торырсың. Сагынсалар, әти-әниең дә килерләр.

Куян моңа бик куанган, төлке янына барган.

– Кем соң син шундый кунакчыл? – дигән.

– Белмисеңме әллә, мәктәпкә йөрмисеңме әллә? Мин бит төлке, – дип әйткән теге, көлеп, һәм колагыннан тартып алган.

Куян, бичара, куркудан чак үлми калган. Җитез тәпиләре ярдәмендә генә төлкедән кача алган. Тик колагы гына бераз яраланган.

Менә шулай акылсыз, надан Куян, сүз тыңламаган өчен җәзасын алган.

Слова и выражения

МЫРАУҖАН

Гаишә әби бер көнне никтер бик ачулы булган. Кулына чыбык алган һәм келәттә Мырауҗанны кыйнаган. Сәбәбе шунда булган икән. Әбинең яраткан мәчесе, батыр Мырауҗаны тычкан тотмый башлаган. Идән астындагы тычканнар бик азынганнар. Ә мәче мыегын да бормаган, өстенә сикергән тычканны да кумаган. Мәче тәмам ялкауланган, шуңа әби аңа Мырауҗан-матурым дими башлаган.

Кич буе ялаган Мырауҗан мыегын. Шуннан, иңенә капчык салып, өйдән китәргә булган.

– Китәм мин моннан. Беркемнән дә курыкмыйм, төлкенең колагын йолкыйм. Кирәк икән, эшли беләм. Мин, Мырауҗан, әбисез дә яши беләм.

Авыл буйлап йөргән мәче, күршеләреннән сөт сораган. Тик аңа бик коры җавап биргәннәр: «Башта эшлә, аннан сора», – дигәннәр.

Арыган һәм ачыккан Мырауҗан юлга чыккан һәм шофёрлар каршысына килгән.

– Әйдә, утыр, – дигән шофёр Мырауҗанга. – Мин сине шәһәргә алып китәм.

Мырауҗан машинага утырып киткән. Шофёрның рульне оста борганына кызыккан ул, үзе дә шофёр булырга хыялланган.

Мәче эшкә кергән, ди. Шофёр булып киткән, ди. Тик озак эшли алмаган. Биле авырта башлаган. Мырауҗанның машинасы ярдан төшкән һәм ватылган. Текә ярдан чыгарга теләгәндә, Мырауҗан да маңгаен ярган. Чак кына үлми калган, хәтта штраф та түләгән.

Мәче кире гаражга барган һәм моннан соң тракторчы булам, дигән.

Мырауҗанга яңа трактор биргәннәр, бәрәңге утырт, иген үстер, дигәннәр. Ләкин Мырауҗан эшли белмәгән. Тракторның рулен борган, борган, тик трактор урыныннан кузгалмаган.

Трактордан качкан Мырауҗан. Кибеткә эшкә кереп, сату белн шөгыльләнәм, дип карар кылган.

– Акчамны җыям да бик яхшы бер машина сатып алам, – дип уйлаган.

Менә Мырауҗан кибеттә сата башлаган. Чират шундый зур булган, халык: «Тизрәк, эшлә! Май үлчә. Тик алдама, алдасаң, төрмәгә утыртабыз!»- дип кычкырган. Көне буе йөгергән Мырауҗан, тәмам билсез калган. Уйлап-уйлап караган да Мырауҗан, халатын салып таптаган да кибеттән киткән.

Читайте также:  Ревизские сказки полтавской губернии в электронном виде

– Юк, акча да, машина да кирәкми миңа. Космонавт булам, галәмгә очам, айга менәм, – дигән.

Башта Мырауҗанны табиблар әйбәтләп караганнар. Саулыгы җитәме икән, укудан качмаган микән, китап-дәфтәрләр ертмаганмы, вакытында йоклаганмы – барысын да тикшергәннәр. Бәлки, ул әйткән сүзне тыңламагандыр, пычракка кергәндер, физзарядка ясамагандыр – Мырауҗаннан табиблар барысын да сорашканнар.

– Син әбидән каймак урладыңмы?

– Төннәр буе мич башында гырладыңмы?

– Гырладым. Җир сөрә белмәдем, сату итә дә белмәдем.

– Шуның өчен синең кебек карак мәчегә, эшләмичә ашаучыга ракета да бирмибез. Ялкаулык начар әйбер ул. Башта белем алырга кирәк.

Уңышсыз сәяхәтеннән соң Мырауҗан өенә кайткан. Әбидән гафу үтенгән, зарларын сөйләгән.

– Каймакны урламам, сакта чакта йокламам, гел тыңлаучан булырмын, эшләп кенә ашармын, – дигән.

Слова и выражения

ТУГРЫ ДУС

Борын-борын заманда Йокы, Кар һәм Җил бик дус яшиләр иде, бергә кырда уйныйлар иде. Бер көн өч дус юлдан бер малай барганын күрделәр. Малай кулына китат тоткан иде. Йокы авызын зур ачты, иснәде һәм дусларына уен мондый тәкъдим итте:

– Әйдәгез, дусларым, бер кызык ясап карыйк. Бу малайның кулыннан китабын тартып алыйк. Кем көчлерәк, китапны шул алсын! – диде.

Җил каты итеп сызгырды да бик көчле итеп исә башлады. Шундый каты исте җил, малай елый башлады. Тик китабын төшермәде, тагын да ныграк тотты. Шуннан Кар сүзгә килде, Җилгә:

– Көчсез икән син. Менә мин китапны бер мәлдә тартып алам,- диде һәм җиргә чиләк-чиләк кар сибә башлады. Җир өсте бик суынды. Малай бик туңды. Хәзер инде китапны ташлар, дип уйлады дуслар. Юк, ул аны ташламады, тагын да катырак итеп кысты.

Йокы Җил һәм Кардан көлде.

– Усал булды бу малай, – диде. – Күрәм, аны көч белән җиңеп булмый. Үзем йомшак булсам да, сүзсез булып тусам да, мине барысы да ярата, һәркем алдымда башын ия.

Җил әкрен генә бала янына килде һәм колагына пышылдады:

– Я, балакай, җил тынды. Йокла, күзләреңне йом,- диде.

Ә бала аңа җавап бирде:

– Ә китабым югалса? Әгәр берәрсе урласа? Юк, йокламыйм! Кит, Йокы! – диде.

Йокы чак кына үлми калды, бик оялды – шунда ук каядыр югалды.

Дуслар тагын күрештеләр. Малайдан бик гаҗәпләнделәр.

– Үзе шундый кечкенә, ә барыбыздан да көчле. Каян алган икән ул шундый көчне?

Шулчак Йокы аңлатты:

–- Гаҗәпләнмәгез, дусларым. Малай бит үзенә тугры дус тапкан, китап белән дуслашкан. Көчне ул шуннан ала, диде.

Слова и выражения

Ну и как вам, понравилось? Также советуем вам почитать и послушать следующие татарские сказки:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Источник

Познавательное и интересное